Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Чәй эчәргә тәмле пирог рецепты

Безгә кирәк булачак.

Камыры:
1) 4 йомырка сарысы,
2) 1 ст песок,
3) 150 гр сыер мае,
4) 1 п ванилин,
5) 1 п разрыхлитель,
6) 2,5 ст он.

Эчлеге:
1) 180-200 гр творог,
2) 3 а.к. песок,
3) 1-2 йомырка,
4) җиләк,
5) ванилин.

Өсте:

1) 4 йомырка агы,
2) 0,5 ст песок.

Эш барышы:
Йомырка сарысына песок, ванилин салып болгатырга. Холодильниктан гына алып сыер маен эре угычтан уарга һәм йомыркага салып болгатырга. Онга разрыхлитель кушып, болгатылган массага салып камыр ясарга.
Табага пергамент кәгазе җәеп майларга. Камырны кул белән генә салып таратып, кырыйларын күтәреп куярга. Творогка йомырка, песок, ванилин салып болгатып табадагы камыр өстенә салырга һәм 20 минут духовкада пешерергә. Духовкадан алгач, виктория җиләге, әз генә калган кура җиләге бар иде аларны камыр өстенә салып чыктым. Һәм песок белән күпертелгән йомырка агын җиләкләр өстенә сыларга. Һәм яңадан табаны 10 минутка духовкага пешерергә куярга. Пирог әзер булгач, суынгач , кисеп, тәмләп чәйләр дә эчәргә була.

Автор Гульгена Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев