Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Эремчекле торт рецепты

Тәмле булсын!

Камыр өчен кирәк була 

1 пачка майсызлыгы әз булган эремчек 
2 йомырка 
1 стакан песок 
0,5 чәй калагы тоз
1,5 чәй калагы чәй содасы
Он

Крем өчен кирщк була

Ярты литр сөт 
1 стакан песок
2 йомырка 
1,5 аш калагы он 
200 гр ак май өй температурасында. 

Эремчекне ваклыйбыз, кушабыз йомырка, тоз, песок, чәй содасын салып болгатабыз да он салып камыр әвәлибез. 1 сәгатькә холодильникка куябыз.

Кремны ясыйбыз. Сөтне җылытырга куябыз, бер савытта йомырка, песок, он салып тугылыйбыз да сөткә салабыз, болгата болгата пешереп бетерәбез. Крем суынгач майны салабыз. Камырны 6,7 кисәккә бүлеп, җәеп духовкада пешереп алабыз, әзер крем белән сылыйбыз да, 6,7 сәг тән соң тортыбыз әзер була.

Тәмле булсын!

Мәрьям Миңнегулова

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев