Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Гөлгенә Сабитовадан бәлеш рецепты

Камыры: 1) 1 ст җылымса су, 2) 0,5 ст сыек май, 3) 1 а.к. песок, 4) 1 б.к. тоз, 5) 0,5 б.к. чүпрә, 6) он.

Эчлеге:
1) ит,
2) бәрәңге,
3) суган,
4) 2 лавр яфрагы,
5) тоз, борыч, укроп,
6) ат яки каз мае.

Иң беренче эш итеп итне турап, туралган суган, борыч белән болгатып куям. Болай эшләгәндә ит тәмле булып тора. Аерым савытта бәрәңге турап, әзерләп куям.
Аннан соң камырына керешәм. Бик әз генә чүпрәне суда җебетеп алам. Су, сыек май, җебетелгән чүпрә, тоз, песок, барысын бергә болгатырга һәм он кушып камыр ясарга. Камырны өч өлешкә бүлергә, берсе зурырак, икесе кечерәк. Зурырак түгәрәкне җәеп, майланган табага салырга. Камырның төбен уртасыннан түгәрәкләп кисеп алырга( 10 сум акча зурлыгында дип чагыштырыйм инде). Болай эшләгән очракта бәлеш тизерәк пешә, төбеннән шулпасы акмый борчыласы юк.
Эчлегенә дигән суганлы ит янына бәрәңге, тоз, борыч, укроп, лавр яфрагы, ат мае салып барысын бергә әйбәтләп болгатырга һәм табага җәелгән камыр өстенә салырга. Өстенә кечкенәрәк түгәрәкне җәеп капларга, кырыйларын ябыштырырга. Икенче кечкенә түгәрәкне җәеп, урталарын кискәләп бәлеш өстенә икенче кат итеп салырга. Урталарын чеметкәләп алырга, кырыйларын өчесен бергә бөгергә. Бәлешнең өстен уртасыннан тишеп, түгәрәк каплап куярга. 180 гр. җылытылган духовкада 1,5 сәгать пешерергә. Өсте кызаргач , бәлешнең өстенә фольга каплап пешердем. Берәр сәгать пешкәннән соң, уртадагы түгәрәген ачып бераз шулпа салырга була. Мин салмадым, шулпалы иде.
Бик тәмле бәлеш була .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев