Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Гөлгенә Сабитовадан чизкейк рецепты

Пешерәсе юк

Аскы өлеше:
1) 200гр печенье,
2) 80 гр сыер мае.

Эчлеге:
1) 600 гр творог,
2) 150 гр сметан,
3) 150 гр песок,
4) 50 гр сыер мае,
5) 100 мл сөт,
6) 10 гр желатин(хәләл),
7) 1 п ванилин.

Өске ягы:
1) 150 гр апельсин суы,
2) 100 мл су,
3) 10 гр желатин,
4) 1 а.к. песок,
5) бизәү өчен мандарин яки башка җиләк -җимеш белән бизәргә була.

Эш тәртибе:
Табаның кырыен пищевой пленка белән чорнарга. Печеньены пакетка салып уклау белән издем һәм эретелгән сыер мае белән әйбәтләп болгаттым. Табаның астына салып чыгарга, стакан төбе белән әйбәтләп басырга, тыгыз формада торсын өчен. Холодильникка алып куярга.
Желатинны сөткә салып куярга, ул шунда кабара тора. Аерым савытта творог, сметан, песок, ванилин, эрегән сыер мае кушып әйбәтләп блендер белән изәргә, болгатырга. Желатинны микроволновка яки вод.баняда эретеп алырга, (кайнатып чыгарырга түгел). Эрегән сыек желатинны твороглы массага салып миксер белән болгатырга. Холодильниктан печеньелы табаны алып өстенә салырга һәм яңадан холодильникка куярга.
Чизкейк куергач өстенә мандарин телемнәре тезәргә. Желатинны суга салып торырга, күпергәч, апельсин суын җылытып алып, куерган желатинны һәм песокны салып болгатырга( желатины эрер өчен). Чизкейк өстенә кашыклап, җайлап кына салып чыгарга. Холодильникка 1-2 сәгатькә куярга.
Тәмле чизкейк әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев