Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Гөлгенә Сабитовадан компот рецепты

Апельсин һәм мята яфрагы белән ябылган кызыл карлыган компоты.

1) 400 гр карлыган,
2) 4 телем апельсин,
3) 200 гр песок,
4) мята яфрагы,
5) су.
Банкаларны парландырырга, капкачларны кайнатырга. Банкага юылган карлыган, песок, апельсин, мята яфрагын салып өстенә кайнар су агызып, банкаларны капкач белән явып куям. Банкаларны бераз тәгәрәтеп алам песоклары эрер өчен. Өстен аска әйләндереп куям да өстенә калын әйберләр каплап куям. Шулай 2-3 көн тора.
Һәр елны шулай җиңел генә ябам, Аллага шөкер атканнары юк. Кемнәр баллы ярата, песогын күбрәк салып ясасагыз да була. Без артык баллыны яратмыйбыз, безгә шушылай ошый .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев