Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Гөлгенә Сабитовадан пәхләвә рецепты

Камыры: 1. 0,5 стакан сыек май, 2. 1 стакан сөт, 3. 2 йомырка, 4. 1 бал кашыгы уксус + 1 бал кашыгы су, 5. Он, 6. Камырны җәяр өчен кукуруз крахмалы, 7. Пәхләвәләрне майлар өчен сыер мае яки топ.май 8.әстерхан чикләвеге

Сыек май, сөт,йомырка, уксус+су(бергә кушып салырга) барысын бергә болгатырга һәм әз-әзләп он салып бик тыгыз булмаган, уртача гына камыр ясарга. Камырны 6 кисәккә бүлеп, түгәрәкләп, тәлинкәгә куеп өстенә пакет каплап 5-10 минут ял иттерергә. Түгәрәкнең берсен алып, токмач камыры кебек түгәрәк җәяргә. Түгәрәкне җәйгән вакытта кукуруз крахмалын сибеп бик юка гына, үтәкүренмәле итеп җәяргә кирәк. Зур юка гына түгәрәк барлыкка килә, шул түгәрәкне уклауда төрелгән килеш уклауның уртасына җыйдырып китерергә һәм әкрен генә камырны сүтәргә. Гармун кебек җыелган камыр уртасына вакланган әстерхән чикләвеге салып чыгарга. Башта бер ягын каплап куярга, аннан икенче ягын каплап, уртасын чеметеп кисеп алырга һәм аскы ягын өскә каратып майлаган табага тезә барырга. Өстенә пакет каплап барырга, камыр кипмәсен өчен. Һәм калган түгәрәкләрне дә шулай җәеп үзегез теләгәнчә формалар ясарга була. Духовкада 180 гр. 30-35 минут тирәсе пешә.

Сироп:

1. 3 ст су,

2. 3 ст песок,

3. Әз генә лимон суы тамызырга.

Сиропны 20 минут кайнатырга.

Пәхләвәләр пешеп чыккач, духовкадан алгач, һәрберсенең өстенә кашыклап кайнар сироп агызырга . Пәхләвәләр өстенә әз-әзләп ваклаган фисташка чикләвеге сибеп җибәрдем. 

Чәйләрегез тәмле булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев