Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Гөлгенә Сабитовадан рецепт

Күзикмәк камыры: 1) 100 м сөт, 2) 50 гр сыер мае, 3) 1 йомырка, 4) 1 а.к. песок, 5) 1 б.к. тоз, 6) он.


Барлык әйберләрне бергә болгатып, он салып камыр ясарга. Камырны 12 кисәккә бүлеп, түгәрәкләп куярга. Түгәрәкне җәеп өстенә тәлинкә куеп кисәм, болай эшләгәндә түгәрәк тигез була. Һәм кызган майсыз табада кискән түгәрәкләрне ике ягын да кыздырып алам. Табадан әзер түгәрәкләрне ала барам, урталай бөкләп өстенә тастымал каплап куям, күзикмәк тышы катып китмәсен йомшап торсын өчен. Әзер күзикмәк тышларының уртасына бәрәңге боламыгы сыларга һәм сыер мае белән майлап табынга бирергә. Әле тагын күзикмәкләрне табага салып өстенә таба каплап беразга гына духовкага куеп алсагыз, күзикмәк камыры йомшап тагы да тәмлеләнеп китә. Бик тәмле була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев