Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Гөлгенә Сабитовадан тәмле көймәләр рецепты

Безгә кирәк : 1) слоеный камыр, 2) бәрәңге боламыгы, 3) суган белән кыздырылган тавык ите яки гөмбә, 4) тозлы кыяр, 5) сыр, 6) 2 йомырка сарысы + сөт.

Бәрәңге боламы пешерергә. Тавык итен суган белән кыздырырга. Тозлы кыярны турарга.
Камырны җәеп 6 кисәккә бүлергә. Камырның ике кырыен уртасын кисәргә(фотода күрсәтелде). Уртасына бәрәңге боламыгы салырга, өстенә ит, кыяр салып, башта бер кырыен капларга, аннан икенче ягын каплап баш-башларын чеметеп ябыштырып куярга. Майланган табага тезеп, өстен сөт белән болгатылган йомырка белән майлап духовкада пешерергә. Пешеп чыккач, өстенә сыр уып яңадан сырлары эрегәнче генә духовкага куеп алырга. Өстенә әз генә укроп сибеп җибәрдем.
Тәмле, үзенчәлекле көймәләр әзер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев