Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Гөлгенә Сабитовадан торт рецепты

Кичке чәйгә җиңел генә тәмле торт рецепты.

Бисквиты:
1) 6 йомырка сарысы,
2) 100 гр песок,
3) 100 мл сөт,
4) 80 гр сыер мае,
5) 1 а.к. каймак,
6) 150 гр он+ 1 б.к. разрыхлитель,
7) 1-2 б.к. какао.

Өсте:
1) 6 йомырка агы,
2) 200 гр песок.

Йомырка сарысын песок белән күпертергә. Сыер мае һәм сөт , каймак салып тагын болгатырга. Онга разрыхлитель кушып , әз-әзләп салып болгатырга. Пергамент кәгазе җәелгән табага салып, алдан җылытылган 180 гр духовкада 35 минут пешерергә.

Бисквит пешкән арада йомырка агына песок салып миксер белән 15 минут чамасы күпертергә. Бисквит 35 минут пешкәннән соң духовкадан алып өстенә күперткән йомырка агын салырга һәм тагын 10-15 минут 180 гр духовкада пешереп алырга. Суынгач өстенә какао сибеп җибәрдем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев