Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Гөлгенә Сабитовадан үзенчәлекле рецепт

Аскы ягы, фарш өчен кирәк булачак:

1) иттарткычтан чыгарылган ит (фарш),
2) кәбестә,
3) 1 йомырка,
4) 2 а.к. он,
5) петрушка яки укроп,
6) 1 суган,
7) 2 тырнак сарымсак,
8) 2 -3 а.к. сыек май,
9) тоз, борыч, тәмләткечләр(зира, хмели-сунели, ит тәмләткечләре).

Өске ягы өчен кирәк булачак:
1) бәрәңге,
2) сөт,
3) сыр,
4) тоз.

Шулпасы:
1) 300 мл. су,
2) 60 гр том. паста,
3) тоз.

Иң беренче эш итеп бәрәңге әрчеп , пешерергә куярга. Бәрәңге боламыгы булачак.
Фаршка , вак угычтан суган, сарымсак уарга. Йомырка, он, тоз, борыч, тәмләткечләр, укроп, сыек май һәм нәзек итеп туралган кәбестә(кәбестәне кишер чистарта торган белән турыйм, йомшак була, кул белән уасы юк) барысын бергә әйбәтләп болгатырга. Майланган табага түгәрәкләп котлет кебек салып, уртасына бераз чокыр ясарга(фотосы бар) һәм шуны 200 гр. духовкада 30 минут тирәсе пешерергә.
Итләр пешкән арада бәрәңге боламыгы ясарга. Тозлы суда пешкән бәрәңгенең суын саркытып , изәргә, әз генә җылы сөт салып бәрәңге боламыгы ясарга. Бераз гына суынгач , шуңа әзрәк эре угычтан уылган сыр салып болгатырга һәм түгәрәкләп котлет кебек ясарга.
Духовкадан пешкән әзер итне алып, шуның эченә(уртасына) түгәрәкләнгән бәрәңге котлетларын салырга. (Итләр пешкәч кечкенәрәк табага күчердем). Том. пастага су салып болгатырга һәм бәрәңгеләр , итләр өстенә агызырга. Бәрәңге өстенә эре угычтан уылган сыр сибәргә һәм өсләре кызарганчы, 15 минут тирәсе духовкада пешерергә. Пешеп чыккач өстенә укроп сиптем.
Бииик тәмле, үзенчәлекле ризык була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев