Гөбәдия рецепты
Гөбәдия - татар халкыбызның табын күрке булган , иң затлы һәм иң татлы булган милли ризыкларыбызның берсе.
Гөбәдияне төче камырдан да, ачы камырдан да, ит белән дә, җиләк-җимеш белән дә , зур һәм кечкенә итеп тә ясыйлар.
Без бүген кечкенә гөбәдияләр пешердек.
Камыры:
1) 100 мл җылымса су,
2) 100 гр сыер мае,
3) 1 йомырка,
4) 1 б.к. тоз,
5) 3 а.к. шикәр комы,
6) 1 б.к. чүпрә,
7) он.
Эчлегенә кирәк булачак:
1) корт,
2) дөге,
3) йомырка,
4) вак җимеш,
5) шикәр комы,
6) сыер мае.
Барысын да чама белән генә салдым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев