Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Гөлшат Сәләховадан сыр рецепты

Тәмле булсын!

Кирәк булачак:

1 литр сөт
1 кг эремчек. 
2 йомырка
100 грамм сыер мае
2 бал кашыгы тоз
1 бал кашыгы чәй содасы.

Сырны чуен казанда эшләргә уңайрак.

Сөт белән эремчекне кушабыз, сүрән утка куябыз. Төбенә утырмасын өчен болгаткалап торабыз. Сары суы аерылып чыккач дуршлагка марля куеп, әзер массаны шунда салып саркытабыз. 

Сыер маен эретәбез. Аңа тоз салабыз. Эремчекне кушып болгатабыз. Сода салып болгатабыз, масса күпереп китә. Ике йомырканы аерым савытта яхшылап болгаткач гомуми массага кушабыз. 

Тагын бер сүрән утка куеп, тукмак белән изеп болгатып торабыз. Бу йомыркалар пешеп китсен өчен кирәк. Масса сагызланып тукмакка ияреп йөри башлагач әзер дигән сүз. Үзебезгә ошаган формага салып суытырга куябыз. Суынгач табынга кисеп куябыз.

Гөлшат Сәләхова

Балтач бистәсе

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев