Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Гөлшат Шиһаповадан үрдәк рецепты

Урдәк сыярлык зур савытка су һәм 1 пачка тоз салып болгатып, үрдәкне салып 1 тәүлек тотабыз.

Судан алгач саркытабыз. Теләгән кеше сарымсаклы майонез белән сөртеп чыга. Эченә алма, әфлисун, кара җимеш тутырырга мөмкин. Минемчә, үрдәккә тәмләткечләр кирәк дип санамыйм. Берни сөртми генә махсус пакетка (рукав) үрдәкне өлеш тәлинкәсенә урнаштырып, тыгып ике башын да бәйлим. Пакетның өстен шартламасын өчен берничә җирдән тишкәлим, 180 градуслы духовкага 1,5 сәгатькә пешерергә куям. Казга караганда үрдәкнең йөзе аграк булып пешә. Шуңа күрә өстен ачып, төсе килгәнче грильгә куеп алам. Йомшак, сусыл булып пешә.

Минем рецептым белән пешкән үрдәк, сезнең дә яңа ел өстәлен бизәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев