Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Яңа ел өстәленә — тәмле “Кыш бабайлар” әзерләгез!

Бу матур кабымлыклар бәйрәм табыны артында һәркемнең күңелен күтәреп җибәрер.

Безгә кирәк булачак:
Уртача зурлыктагы помидорлар — 3;
Каты сыр — 150 грамм;
Сарымсак — 2 теш;
Майонез — 2 кашык;
Түгәрәк кара борыч — 6;
Түгәрәк кызыл борыч яисә гранат төшләре — 3;
Тәменчә тоз.
Помидорларның өстен кисеп, калак белән эчен алыгыз. Сырны һәм сарымсакны кыргычтан чыгарып, майонез кушып, бутагыз. Бу эчлекне помидорларга тутырыгыз.
“Кыш бабай”ның “сакалы” буласы урыннан помидорның бер ягын өчпочмак итеп кисеп алыгыз. Бу майонездан ясалган “сакал” агып китмәсен өчен кирәк.
Помидорларның кисеп алынган өсләре белән эшләпә кебек итеп эчлекне каплагыз. Хәзер кара борычтан - күзләр, кызыл борычтан яисә гранат төшеннән борыннар урнаштырыгыз. Майонездан сакал да ясап куйсагыз, тәмле “Кыш бабай”лар әзер!
Тәмле булсын! Бәйрәмегез күңелле үтсен!

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев