Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Яңа ел табынына

Тәмле булсын!

Крәк булачак: 1 үрдәк (яки каз), 1 кап тоз, 8-10 л су, 8 караҗимеш, 1 алма, 1 әфлисун, 2 тырнак сарымсак, 1 чәй кашыгы аджика.

Салкын суга тоз салып болгатып азрак эретергә. Үрдәкне 1 тәүлек тозлы суда тотарга. Аннан тозлы судан алып, түшеннән берничә урыннан тишкәләргә һәм аджика, угычтан уылган сарымсак сыларга. Әфлисун согы тамызып ышкырга һәм эченә караҗимеш, туралган алма, әфлисун тыгып берничә сәгатькә суыткычта куярга.

Маринадланган үрдәкне җиңсәгә тыгып, очларын бәйләргә. Һавасы чыксын өчен җиңсәнең өстендә берничә урыннан тешказыгыч таякчык белән тишкәләргә һәм 180 оС кызулыктагы духовкада 1 сәгать 40 минут пешерергә. Аннан җиңсәне ачып, тагын 20-40 минут өсте кызарганчы духовкада тотарга.

Гөлия БАЛТИНА

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев