Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Кабартма рецепты

Тәмле булсын.

Иң элек 1,5 чәй калагы чүпрәне стаканга әз генә җылы су, әз генә песок салып күпертәбез, минеке коры чүпрә. Камыр басасы савытыма салдым бер стакан җылымса сөт, 2 аш калагы песок, күпергән чүпрәне, 6 аш калагы он салып болгатып куйдым. 

20 минуттан соң шуңа салдым 2 йомырка, 1 чәй калагы тоз, 4 аш калагы песок, 3 аш калагы көнбагыш мае, он салып камыр бастым. Басып бетергәндә 50 грамм ак май эретеп салып яңадан бастым. 

Камырны җылы урынга куеп кабарттым да, бүлемнәргә бүлеп түгәрәкләр ясап табага тездем. Табада да бераз кабарттым, духовкага тыгар алдыннан 1 йомырка тугылап өсләренә сыладым, аннан өстенә валчык уып сиптем. 

Валчыкны 1 аш калагы песок, 1 аш калагы май, 3 аш калагы тирәсе он салып уам.

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев