Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Кара миләштән кайнатма рецепты

Бу вареньега өшегән чия белән җир җиләге кушсагыз тагын да тәмле булачак.

Мамадыш районы Олыяз авылында яшәүче Гөлнара Галимуллинадан кара миләштән кайнатма рецептын тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар: 1 кг кара миләш, 1 кг шикәр комы, 1 стакан су. Шулай ук бу кайнатмага 1 кг өшегән чия, 0,5 кг өшегән җир җиләге салырга мөмкин.

Башта ширбәт ясарга - суга шикәр комы салып кайнатып чыгарырга. Ширбәткә миләшне салып 3-4 минут болгаткалап кайнатырга. Аннары чия һәм җиләкне салып 4-5 минут кайнатырга да сүндерергә. Кайнатма суынгач яңадан 10 минут кайнатырга, аннары тагын бер кабатларга.

Кайнатма куе һәм тәмле килеп чыга. Кайнар килеш банкаларга салырга, әмма варенье суынгач кына каплап куярга.

«Әгәр дә чия кушарга уйласагыз шикәр комын арттырырга мөмкин», — дип язган хуҗабикә. 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/cooking/17-10-2021/kara-mil-sht-n-kaynatma-retsepty-5840433

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев