Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Картайган кыярдан салат

Салат өчен кирәк була:

5 килограмм кыяр

200 грамм шикәр комы

200 грамм сыек май

300 грамм сарымсак

2 аш кашыгы тоз

100 грамм уксус 9 %

0,5 литр томат пастасы.

Кыярларны кабыгыннан әрчибез. Ярымтүгәрәкләп турыйбыз.Сарымсакны да вак итеп турыйбыз. Шулар янына шикәр комы, сыек май, тоз, томат пастасы салып кайнарга куябыз. Кайнап чыккач, 10 минут кайнатабыз.

Аннары уксус салып тагын 5 минут кайнатабыз да, сүндереп, парда кайнарланган банкаларга тутырып, төреп куябыз.

Чыганак: @guzel1013

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев