Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Каймаклы пирог рецепты

Каймак пирогы пешерү тәртибе:

Камыры:

1 ст җылы сөт,
100 гр эретелгән сыер мае,
1 а.к. шикәр комы,
чеметем тоз
1 а.к. коры чүпрә,
1 йомырка,
он.
Җылы сөттә чүпрә, шикәр комы, тозны эретергә. Шуңа сыер мае, йомырка салып болгатып, он кушып камыр ясарга. Камырны пакетка салып 1 сәгатькә суыткычка куярга.

Эчлеге:
500 гр 20% кибет каймагы,
3 йомырка,
1 п. ванилин,
5 а.к. шикәр комы.Баллы яраткан кеше 1 ст. салсагыз да була. Барысын бергә кушып миксер белән әйбәтләп болгатырга.
Камырны суыткычтан алып ике өлешкә бүлергә. Пирогка бер өлеше дә җитә, калган камырыннан чәй ашы ясарга була.
Түгәрәк җәеп, майланган табага куярга. Таба кырыеннан чыгып торган камырны уклау белән генә тәгәрәтеп кисеп алырга. Эчлеген салырга. Пирог кырыйларын пычак белән кисә барып берсе басып кала, берсен төшерергә. Духовкада пешерергә.

Автор Гульгена Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев