Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Кәдрия Закировадан Каз пешерү серләре

Бу ысул белән үрдәк тә пешереп була.

Беренче эш итеп,салкын суга 0,5 кг тоз салып, казыбызны 12 - 24 сәгатькә шул тозлы суга батырып тотабыз.Әгәрдә казыгыз каты итле булса, тозлы судан алгач пешереп алсагыз була.
 Икенче эш итеп, казыбызның бөтен җирен апельсин белән ышкып чыгабыз (эчен дә,тышын да) Бераз вакыт апельсин согының сеңеп беткәнен көтеп тора алсагыз, бик яхшы.
Өченче эш итеп казыбызга сыларга тәмләткечле масса әзерлибез.Моның өчен мин: майонез, сарымсак, ярты лимонның согын ,тоз кушам.Барысын бергә туглыйм.Казның бөтен җиренә сөртеп чыгам (эченә дә,тышына да) Казның эченә караҗимеш белән яшел алма тутырабыз,телемләп апельсин тыксагыз да була.Шуннан соң тишеген тегәбез,яки зубочистка ярдәмендә беркетеп чыгабыз.Хәзер әзер казны җиңсәгә тыгабыз,ике башын ныклап бәйлибез..җиңсәнең өстен энә белән тишәбез дә,казыбызны 5 - 6 сәгатькә суык урынга алып куябыз.(күбрәк тотсагыз тагын да яхшы)
 Вакыт үтү белән җиңсәдәге казны аш тәлинкәсенә бастырабыз...тәлинкәне коры табага куябыз да ,1,5 - 3 сәгатькә мичкә тыгып пешерәбез.Казыбыз пешеп чыккач,җиңсәдән алабыз һәм теләк буенча бизәп табынга куябыз.Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев