Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Лагман рецепты

Гөлгена Сабитовадан рецепт

Кирәк була:

- Ит,
- Суган,
- Сарымсак,
- Кишер,
- Болг. борычы,
- Бәрәңге,
- Токмач.
Итне шакмаклап турап, юып, казанга салырга. Кызу плитәдә суы беткәнче болгатып торырга. Суы беткәч, май салып итне кыздырырга, суган, сарымсак турап , аларныда ит белән кыздырырга. Кишер, болг. борычы, том.паста, салып кыздырыргада су салып итләрне пешерергә.
Ит пешкән арада токмачын ясарга.
2 йомырка, 1 ст су, 1 а.к. сыек май, тоз, он салып камыр ясарга. Камырны 10- 15 минут ял иттергәннән соң, бераз җәеп калын тасмалар кисәргә. Шул тасмаларны тәгәрәтеп, тәлинкәне майлап тәлинкәгә куя барырга, өстен майларга. Токмачлы тәлинкәнең өстен пакет белән каплап, 15-20 минутка холодильникка куярга.
Бәрәңге әрчеп кисәкләргә бүлеп, ит пешеп чыкканда салырга. Токмачны аерым суда бераз пешереп алыргада, дуршлагка салып салкын су белән юдырып алып бәрәңге, итләр янына салып пешереп бетерергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев