Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Лилия Әскаровадан бик тәмле пирог рецепты

Пешкән пирогны духовкадан алып, шушы суфлены сылап тагын кызарганчы 10 минут тирәсе пешерәсе.

Камыр өчен 1 пачка ак май (180гр),100 гр шикәр комы, 1 чәй калагы разрыхлитель, 2 йомырканың сарысын, 2 стакан он салып камыр ясыйбыз.

Эчлек: 0,5 кг эремчек, 200 гр шикәр комы, 3 йомырканың сарысы, 1 стакан сметана, 2 аш кашыгы манный ярмасы, ванилин кушып, яхшылап болгатабыз. Табага камырны җәябез. Бортиклар ясыйбыз.

Эчлекне камыр өстенә агызабыз. 180 гр мичкә 30 минутка пешерергә куябыз.

Ул пешкән арада суфле ясыйбыз. 5 йомырканың агын һәм 100 гр шикәр комын миксер белен куерганчы бутыйбыз,

Пешкән пирогны духовкадан алып, шушы суфлены сылап тагын кызарганчы 10 минут тирәсе пешерәсе. Духовканы сүндергәч, ишеген ачып куябыз. Пирог шунда суына. Кайнар килеш кисмәгез. Суынырга өлгерсен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев