Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Люля - кебаб, бәрәңге, салат рецепты

Гөлгенә Сабитовадан рецепт

Люля-кебаб:
1) фарш,
2) кәбестә,
3) 1-2 йомырка,
4) суган, сарымсак,
5) тоз, борыч, зира, тәмләткечләр, панир.сухари,
6) роллы таяклары.
Фаршка суган, сарымсак уып салырга, ваграк итеп кәбестә турап салдым. Тоз, борыч, тәмләткечләр, йомырка салып бик әйбәтләп бәргәли- бәргәли болгаттым (бер масса хасил булсын өчен ит аерылып китмәсен өчен). Тактага пакет киертәмдә шунда фарштан колбасалар тәгәрәтәм, бик җайлы тактага да ябышып азапламый. Панировочный сохари вагында әвәләп уртасына таяклар тыгып, майланган табага тезеп, 180-200 гр. җылытылган духовкада пешерергә.

Бәрәңге:
Бәрәңгеләргә тоз, борыч, паприка, тәмләткечләр, чын симәнке мае салып болгатырга һәм майлы табага тезеп духовкада пешерергә.

Кәбестә салаты:
Кәбестәне озынчалап турарга һәм тоз белән уарга, йомшартырга. Кишер уып салдым, болгар борычы турадым, әз генә ваклап туралган сарымсак, укроп, сыек май , бик әз генә песок салып болгатырга.

Тәмле ризыкларыбыз әзер, ашларыгыз тәмле булсын

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев