Макдональдстагы кыяр кебек була
Тәмле булсын

Макдональдстагы кыяр кебек була

Пикантный тәм бу кыярда.

 Бер генә килодан булса да ясап карагыз . 
Бургерларга, бутербродлар өчен. Мин второйлар янына куям. Бик тиз эшләнелә. 
3 кг кыярны турыйбыз һәм 6 аш кашыгы тоз салабыз. 4 сәгатькә калдырам. 
Шуннан соң кыярны салкын су белән юып дуршлагка салабыз. 
Әзерлибез рассол:
750 гр алма уксусы, 4 лавр яфрагы, 3 бал кашык куркума, 4 бал кашыгы горчица ( в зернах), 3 стакан шикәр комы. 
4 бал кашыгы борыч ( горошком). 
Рассолны кайнатып чыгарып кыярны салабыз һәм 5 минут кайнатып стериль банкага тутырабыз. Кыярның төсе үзгәрсен .Тимер капкач белән капларга. Шәп була бу.

   Бакчачы Лилия каналы


Нет комментариев