«Манник» яратасызмы?
Гөлшат Сәмигуллинадан бик тәмле рецепт.
Бер савытта 3 йомырка + 1 стакан шикәр комын болгатасың, икенче савытта 1 стакан кефир яки каймак + 1 стакан манный ярмасын болгатып, 30 минут көтәсең.
Ике савыттагы ризыкны берләштерәбез, әзрәк ваниль шикәр комы һәм коры чүпрә ("Саф момент") кушып, болгатабыз.
Майланган табага салып мичтә 30-40 минут пешерәсең.
Бик тәмле була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев