Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Пәрәмәч рецепты

Гөлгенә Сабитовадан пәрәмәч рецепты.

Пәрәмәч камыры
1) 1 а.к. коры чүпрә,
2) 1 б.к. тоз,
3) 1 а.к. шикәр комы,
4) 1 йомырка,
5) 3 а.к. сыек май,
6) 0,5. ст.сөт,
7) 0,5 ст. су,
8) он.

Эчлеге:
1) Суган белән чыгарылган ит,
2) тоз,
3) борыч,

Эш барышы.
Кәсәгә бераз җылымса су, чүпрә, шикәр комы салып, бераз чүпрәсе күпергәнче тора. Савытка су, сөт, йомырка, тоз, шикәр комы, сыек май, чүпрәле суны, он салып камыр ясап, җылы урынга кабарырга куябыз. Камыр кабаргач кечкенә түгәрәкләр ясап, өстенә тастымал каплап бераз гына кабартып алабыз. Ул арада эчлеген әзерлибез. Суган белән чыгарылган иткә, тоз, борыч, әз генә җылы су салып болгатабыз. Пәрәмәчләрне ясап, кызган майда пешереп алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев