Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Резида Файзуллинадан тәмле булочкилар рецепты

Мин үзлегемнән ярты чәй калагы разрыхлитель дә куштым, рецептта ул юк.

Бу камырның видеосын караганда, нүжәли шуның хәтле кабарып пешә бу булочкалар, дип, шикләнеп кенә караган идем. Шул йомшаклыгына кызыгып үзем дә пешереп карарга булдым.

Он 650-700 гр.
Җылымса сөт 400 мл.
Сгущенка 100 гр.
Чи чүпрә 25 гр.
Тоз 0,5 чәй калагы
Ванилин
Йомшарган акмай 100 гр.

Һәм мин үзлегемнән ярты чәй калагы разрыхлитель дә куштым, рецептта ул юк.

Җылымса сөткә, бер чәй калагы песок салып, чүпрә болгатып куйдым. Ул күпереп менгәч, куертылган сөт, тоз, ванилин салып болгаттым, разрыхлитель кушылган онны өстәп, калак белән камыр болгаттым. Камыр әзрәк оешкач, йомшарган майны кушып, ул камырга кереп беткәнче, калак белән болгаттым, соңыннан кул белән изеп бетердем. Өстен каплап җылыга кабарырга куйдым. 

Камырны җиде өлешкә бүлдем, һәр өлешне кул белән генә җәеп, йомшак акмай ягып, аның өстенә песок сибеп, рулет кебек төреп, шуны кул белән тәгәрәтеп бау кебек ясадым, формалаштырып савытка тездем. Ярты сәгать расстойкада тоттым да, өстенә сливки+песок сөртеп, духовкада 30 минут пешереп алдым.

Камыр искиткеч! Шундый йомшак! Кул белән кыссаң, кысылып бетә һәм кулны алуга кире үз халәтенә кайта.

Ясап карагыз, үкенмәссез!

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев