Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

"Шифоновый медовик" торты

Камыры: 1) 2 йомырка, 2) 120 гр песок, 3) 50 гр сыек май, 4) 2 а.к. бал, 5) 1 б.к. сода+ уксус, 6) 330- 350 гр чамасы он.

 

   Йомырканы песок белән әйбәтләп миксер белән күпертергә. Аннан соң шуңа бал һәм май кушып болгатырга да вод.баняга плитәгә куерга. Бер масса хасил булгач, сода салырга. Аннан соң шул күбекләнеп, камыры арта башлагач , онның яртысын салырга һәм 2 минут чамасы болгаткалап торырга. Плитәдән алгач калган онны салып камырны ясап бетерергә. Минем шушы камырдан 6 түгәрәк чыкты. Түгәрәкләр җәеп, 180 гр җылы духовкада 5 минут пешереп алырга. Пешкән коржикларның өстенә капкач яки тәлинкә куеп, кырыен кисеп алырга. Кискән кырыйларын ваклап, ахырдан тортның кырыйларына сибү өчен кирәк була.

Кремы:
1) 1,5 ст сөт,
2) 1 ст песок,
3) 2 йомырка,
4) 2 а.к. он,
5) 1 б.к. лимон кабыгы уып салдым,
6) 180-200 гр тирәсе сыер мае ( иң ахырдан салына).

  Барлык әйберләрне бергә кушып, водяной баняда куерганчы болгатып торырга. Куергач, плитәдән алырга. Суынгач сыер мае салып болгатырга һәм коржикларга сылап тортны җыярга.

Автор Гульгена Сабитова https://www.instagram.com/gulgenasabitova89/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев