Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Сметанник рецепты

Гөлгенә Сабитовадан сметанник рецепты.

КАМЫРЫ:
1) 100 гр йомшарган сыер мае,
2) 100 мл җылымса су,
3) 1 а.к. чүпрә,
4) 1 а.к. песок,
5) 1 б.к. тоз,
6) 1 йомырка,
7) кирәгенчә он.
Чүпрәне суда җебетеп алырга. Һәм калган әйберләрне кушып камыр басарга. Камырны 30 минут ял иттерергә. Табаның астын майларга. Камырны җәеп табага салырга, кырыйлары күтәрелеп кала.

ЭЧЛЕГЕ:
1) 450 гр каймак,
2) 3 йомырка,
3) 100 гр песок,
4) 1 п. ванилин.
Барысын бергә миксер белән болгатып алырга һәм табага җәелгән камыр өстенә агызырга. Таба кырыеннан күтәрелеп калган камырны әкрен генә пычак ярдәмендә кисә барам, берсе басып кала икенчесен яткызам. 180 гр җылынган духовкада пешерәм. Пешеп чыккач тактага алып куям. Бераз суынгач киссәгез әйбәтрәк, ләкин бездә ул суынырга өлгерми.))

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев