Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Шулпалы пәрәмәч

Гөлгенә Сабитовадан шулпалы пәрәмәч рецепты.

Пәрәмәч камыры:
1) 100 гр каймак яки сыер мае яисә сыек май,
2) 1 б.к. тоз,
3) 1 а.к. песок,
4) 1 б.к. чүпрә,
5) ярты стакан сөт, ярты стакан су,
6) он.

Эчлеге:
1) тозлы суда бүрттерелгән дөге,
2) суган белән чыгарылган фарш,
3) тоз, борыч.

Чүпрәне җылымса суда эретеп алырга. Каймак, сөт, су, тоз, песок, он салып камыр ясарга.
Дөгене тозлы суда бүрттереп алырга. Ит янына кушып, тоз, борыч салып болгатырга.
Камырдан кечкенә түгәрәкләр җәергә, эчлеген салып, пәрәмәчләрне ясап, майланган табага тезеп , духовкада пешерергә.

Пәрәмәчләрне табынга биргәндә шулпа белән биреп, эченә кайнар , суганлы, укроплы шулпа салып ашыйсың,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев