Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Тәмле бәлеш рецепты

Гөлгенә Сабитовадан бәлеш рецепты.

Камыры:
1) 1 ст су,
2) 0,5 ст сыек май,
3) 2-3 а.к. майонез,
4) 1 б.к. тоз,
5) он.

Эчлеге:
1) ит,
2) бәрәңге,
3) суган,
4) тоз, борыч, укроп, лавр. яфрагы.

Камыр ясап бәлешне ясый башлыйм. Табага камырны җәеп салгач, төбен кечкенә түгәрәк кисеп алам. Болай эшләгәндә бәлеш тизрәк пешә дип ишеткәнем бар. Акмый. Эчлеген салгач өстенә 4-5 лавр яфрагы тезәм ( бәлеш хуш исле, тәмле булып пешә). Өстенә камыр каплап, бәлешне ясап 190 гр духовкада 1,5 сәгать пешә. Әгәр бәлешнең өсте бик кызара башласа, берәр сәгать пешкәннән соң өстенә фольга каплап пешереп бетерергә була.
Тәмле хуш исле бәлеш әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев