Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Тәмле чөгендер

Гөлгенә Сабитовадан рецепт.

Чөгендернең кабыгын әрчеп, ярым боҗралап 1 см калынлыкта кисеп чыгарга. Минем чөгендерем зур иде, ярым боҗралап та, дүрткә бүлеп тә кисеп карадым. Табага пергамент кәгазе җәеп чөгендерләрне тезеп чыгарга. Өсләрен майларга яисә кискәннән соң май салып барысын бергә болгатырга гына да була. 200 гр җылытылган мичтә 20 минут пешерергә. Аннан соң чөгендерләрнең икенче ягын әйләндереп тагын 10-15 минут пешерергә. Пешеп чыкканнан соң савытка алып куярга. Аерым савытта маринад әзерләргә.

Маринад әзерләү өчен кирәк булачак:
1) сыек май,
2) сарымсак,
3) итальян тәмләткече,
4) тоз,
5) лимон суы,
6) петрушка.
Барлык әйберләрне дә чама белән генә салдым. Аерым савытка бераз сыек май, вак угычтан уылган сарымсак, итальян тәмләткече, тоз, әз генә лимон суы, петрушка турап барысын бергә болгатырга һәм чөгендерләр өстенә салып болгатып куярга. Өстен каплап 30 минутка холодильникка куярга яисә төнгә калдырырга була, тагы да тәмле булып сеңеп торачак. Без көтеп тормадык инде ясагач ук авыз итеп карадык, тәмле була.

Әгәр чөгендерләрне мичкә тыкканда майламыйча тыксагыз кибеп китә, бераз озаграк та тотсагыз тәмле генә чөгендер чипсысы була. Кетер-кетер ашарга тәмле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев