Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Тәмле ит белән бәрәңге рецепты

Гөлгенә Сабитовадан рецепт.

Зурырак кисәк итне юып, бер ничә җирдән кискәләргә. Шул кискән урыннарга сарымсак тыгарга. Майонезга тоз, борыч, аджика, сарымсак, розмарин һәм төрле тәмләткечләр салып болгатырга. Тәмләткечләр белән болгатылган майонезны итнең бөтен җиренә сөртеп чыгарга. Май салынган табада сарымсак, розмарин тәмләткечен бераз кыздырырга һәм шунда итне салып ике ягын да кыздырып алырга. "Рукав" пакетына итне салып , пакетның баш-башларын бәйләргә һәм пакетның өске ягын бер ничә җирдән тишкәләргә. Духовкада ике сәгать пешерергә.
Бәрәңгеләрне икегә бүлергә. Майонезга тоз, борыч, сарымсак, розмарин, куркума һәм төрле тәмләткечләр, май, соевый соус салып болгатырга. Бәрәңгеләрне шунда салып болгатырга һәм "рукав" пакетына салып башларын бәйләп өске ягын тишкәләп духовкада пешерергә.
Тәмле ит белән бәрәңге әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ашказаны авыртучыларга кинэш итмэс идем