Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Тәмле күмәч рецепты

Каймак, сөт, май - барысы да җылы булырга тиеш.

Азнакайда яшәүче аш-су остасы Мәрьям Миннегуловадан тәмле күмәч рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен 0,5 литр җылы сөт, 2 аш калагы шикәр комы, 1 аш калагы коры чүпрә, ярты чәй калагы тоз, ярты стакан он салып әчетке куярга.

20 минуттан соң, 4 йомырка сарысы, 200 грамм шикәр комы, 100 грамм каймак, 200 грамм эретелгән атланмай, ванилин, он салып кулга ябышмый торган, әмма каты итмичә камыр басарга. 

Камырны җылы урынга куеп кабартырга, аннары кунага төшерергә. Камырны бүләргә, юка итми генә җәяргә, өстенә йөзем җимеше (юылган, киптерелгән) тезеп, рулет итеп төрергә һәм формаларга салырга. Табага салгач та кабартырга, духовкада пешерергә.

«Олы бер табада яки кекс савытларында пешерергә була, мин ипи формасында пешерәм», — дип язган аш-су остасы. 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/cooking/07-02-2021/t-mle-k-m-ch-retsepty-5804467

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев