Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Токмач камырын җәю һәм киптерү серләре

Гөлгенә Сабитовадан токмак җәю рецепты

Токмач камырын мин гадәттә 2 йомыркага әз генә сыек май тамызып ясыйм . (Бу бер җәем була инде. ) Камырны ясаганда онны әз-әзләп кенә салып, мөмкин кадәр тыгызрак камыр ясыйм. Куна тактасына камырны салгач, озаклап , тыгызрак басам, бик күп онламаска тырышам. Тыгызрак, озаграк баскан вакытта ахырдан үзе үк он сорамый башлый. Болай эшләгәндә камырның төсе дә сарырак була һәм тизрәк тә кибә, ашка салгач та матур була. Камыр баскач өстен каплап 10-15 минут ял иттерәм, болай эшләгәндә камыр җиңеллерәк җәелә. Камыр ял иткәч, уклау белән зур түгәрәк җәеп, тастымал өстенә куеп киптерәм. Әгәр камыр йомшак басылса озак кибә. Камырны бик киптереп бетермәскә тырышам, кискән вакытта уала, сына. Камыр бер берсенә ябышмый башлагач тасмалар кисеп, токмачны кисә башлыйм.
Тиз генә кирәк булган вакытта, зур түгәрәкне дүрткә бүлеп табага салып, плитә өстендә яки духовкада киптереп алырга була. 1-2 минут вакыт җитә. Вакыт тыгыз булган вакытта бу бик җайлы ысул.
Токмач камырын йомырканың сарысыннан гына да ясарга була. Әз генә сыек май, әз генә су , он салып. Әлбәттә инде сарыдан гына төсе дә бик матур сап-сары була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев