Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Урама рецепты

Гөлгенә сабитовадан урама рецепты.

Урама пешерү өчен кирәк булачак:
1) 2 йомырка + 1 йомырка сарысы (яки киресенчә эшләргә була),
2) 1 б.к. песок,
3) б.к. очында тоз,
4) б.к. очында чәй содасы лимон суы тамызылган,
5) он,
6) пешерү өчен май.

Йомыркага тоз, песок, чәй содасы салып болгатырга. Он салып камыр ясарга. Камыр 10-15 минут ял иткәч түгәрәк җәем җәергә. Озынча тасмаларга кисеп чыгарга. Тасманы таякка төреп кызган майда башта бергә ягын таякны әйләндерә-әйләндерә пешерергә аннан икенче ягын әйләндереп пешерергә.

Урама янына тәмле, сихәтле, файдалы чәй ясап куйдым.
Чәйнеккә яки савытка сырганак, мята яфрагы, песок яисә бал салып өстенә кайнар су агызырга. Бераз торганан соң сырганакларын кашык белән изәргә яисә блендер ярдәмендә. Тәмле , сихәтле чәй әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев