Әтнә таңы

Вак бәлеш рецепты

Гөлгенә Сабитовадан вак бәлеш рецепты.

Реклама

Камыры:
1) 100 гр каймак яки сыер мае,
2) 1 б.к. тоз,
3) 1 а.к. песок,
4) 1 б.к. чүпрә,
5) ярты стакан сөт, ярты стакан су,
6) он.

Эчлеге:
1) тозлы суда бүрттерелгән дөге,
2) суган белән чыгарылган фарш,
3) тоз, борыч.

Чүпрәне җылымса суда эретеп алырга. Каймак, сөт, су, тоз, песок, он салып камыр ясарга.
Дөгене тозлы суда бүрттереп алырга. Ит янына кушып, тоз, борыч салып болгатырга.
Камырдан кечкенә түгәрәкләр җәергә, эчлеген салып пәрәмәчләрне ясап, майланган табага тезеп , духовкада пешерергә.
Вак бәлеш пәрәмәчләре әзер. Бик тәмле була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 16 февраль 2021 - 12:27
    Без имени
    Кукэй кирэкми мени?