Хәмит Бадиковтан шашлык рецепты
Телеңне йотарлык, тәмле, сусыл шашлык булачак
Кирәк булачак:
Тавык ботлары – 6 данә;
Соя соусы – 100 грамм;
Лимон – 1 данә;
Башлы суган – 2 данә;
Петрушка яки укроп – бер уч;
Төелгән кызыл борыч – тәменчә.
Әзерләү:
Барысын бергә салып, яхшылап болгатыгыз. Тавык ботларын шул маринадка салып, 30 минутка калдырыгыз. Әгәр теләсәгез, шашлыкны шампурга тезгәндә, өстәмә рәвештә кызыл борыч сибә аласыз. Әледән-әле өстенә маринадны сипкәләп торыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев