Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Зебра торты

Тәмле булсын.

Манный ярмасы 1 стакан, шикәр комы 1 стакан, кефир 2 стакан, сыек май 0,5 стакан, он 1 стакан + 2 аш калагы, чәй содасы 0,5 чәй калагы, какао порошок 2 аш калагы, тоз чеметем генә.

Манный ярмасы, песок, кефирны бергә бутап ярты сәгать тотырга. Аннары чәй содасы, сыек май, тоз һәм он кушып болгатып, ике өлешкә бүләсе. Бер өлешенә какао, икенчесенә ике аш калагы он өстәп, яхшылап болгатыла. Төбе майланган табага(форма) камырны чиратлаштырып салып барыла. Табаның урта өлешенә башта бер калак ак камырны, аның өстенә какаолы камырны, аның өстенә ак, тагын какаолы... шулай чиратлаштырып салып бетерәсе, таякчык белән сызыклар сызасы.

Духовкада 180-190°та 40-45 минут пешә.

Тулырак язылганын Резида Файзуллинаның ВКонтакте челтәреннән кереп укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев