Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

65 еллык бәхетле гомер

Түбән Көек авылында Тәскирә һәм Харис Лотфуллиннарның бергә яшәүләренә киләсе җәйдә әнә шул кадәр була

“Сугыш чорында эшләмәгән – эш, ашамаган ризык калмады бугай”, – диләр алар.

Бәлки шул, без черек дип атаган, алдагы елдан басуда калган өшегән бәрәңге, алабута, яки былтыргыдан басуда калган бөртекле-кузаклылар башын сыдырып җыеп ашау – натураль ризык куллану озын гомер бүләк иткәндер үзләренә. Ә икенче яктан, әнә шул газаплар күз алдына килеп басуга ук тәннәр чемерди. Мөмкинлегем булса, әби-бабайларның һәрберсен май-балда йөздерер идем, валлаһи...

Бөек Ватан сугышын 9 яшьлек сабый буларак каршы ала Харис Лотфулла улы. Ә 1942 елдан ук баш-аяк колхоз эшенә чума. “Тельман” колхозы, ни Түбән Көек авылында Тәскирә һәм Харис Лотфуллиннарның бергә яшәүләренә киләсе җәйдә әнә шул кадәр була хикмәттер, атларга бай була. Шул чорда 12 яшьлек бала пар ат җигеп сукага чыга. “Кулга тимер төрәнне тотып, шунда ук дилбегәне чорнап басу ертулар әле дә истә”, – ди ул. Үзе дә ач, атларның да ашыйсы килә. “Атлар үләнгә ябыша, ә мин өйдән алып килгән калайга ашлык башыннан бөртеклеләрне сыдырып төшереп, учак ягып, кыздырып ашый идем”, – дип искә ала Харис абый. “Черек бәрәңге”не дә еш җыя. Ә бервакыт шуны җыйганда, басудан кинәт килеп төшкән ташкын агызып китә аны. “Ни булды?” – дим борчылып. Ә ул: “Ни булсын! Аннан котылгач бәрәңгегә яңадан киттем”, – ди.

– Мин дә үзәккә үткән сугыш елларын еш искә алам, – ди Тәскирә апа.

“Әле дә хәтердә – басуда ашлык суга торган “Сложная молотилка”га көлтә биреп тордым. Анда кап-кара тузанга батып, өйгә Шимбер астындагы Ашыт суында коенып кайта идем”, – дип искә ала. “Черек бәрәңге” аның да аерылгысыз юлдашы була. “Аны әни өй чормасында киптерә иде. Ач вакытларда бик ярады ул. Алабута да ашарга туры килде, әчелеге әле дә авызда”, – дип көрсенә.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев