Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

90 яшьлек юбилей һәм бәхетле тигез картлык

Район үзәгендә бер-берсен хөрмәт итеп торучы һәм ярты сүздән аңлаучы, бәхетле гаилә гомер итә.

Олы Әтнә авылында яшәү­че Рима Вәлиева көтеп алган юбилеен каршылады. Алай гына түгел, 13 де­кабрьдә җәмәгате Рә кабрьдә җәмәгате Рә­исбелән гаилә төзегән көн­нәре дә аларның – 63 ел була.

Кыскасы, бу көннәрдә икеләтә бәйрәм бу гаиләдә. Хәер, ялгышам, әле ул тагын да дәвам итеп, йорт хуҗасының тиздән узачак туган көненә килеп тоташачак. Рима Вәлиеваны районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов һәм Россия Президенты Владимир Путин исеменнән Олы Әтнә авыл җирлеге җитәкчесе урынбасары Резеда Маликова һәм социаль үзәк белгече Гөлшат Галимҗанова котлады.

Чәчәк бәйләмнәре тапшырганнан соң, авыл җирлеге вәкиле юбилярга:

– Шушы йомшак юрганны җәмәгатең белән бергә ябынып туздырырга язсын, – дип бүләк тә тапшырды.

Районның социаль үзәк вәкиле дә бүләкләр төяп килгән: – Бәрәкәтле гомер насыйп булсын, бәхетле яшәгез, – дип изге теләкләр җиткерде.

Рима һәм Рәис Вәлиевләр 1959 елның җәендә танышалар да, декабрь аенда кавышалар. “Тимерне кызуында суккансыз икән”, – дип көлешеп тә алдык.

Яшь кыз бала Рима Олы Әтнәгә туганнарына кунакка килеп йөри. Әлбәттә, авылның оста, хезмәт сөючән егете чая, елгыр кыз белән танышмыйча кала алмый. Менә шулай итеп бәхетле гаилә төзүгә беренче адым ясала.

“Шушы кызга өйләнәм”, дигән ныклы карар шул вакытта ук туа, күрәсең, Рәис Вәли улында. Бу уңайдан беренче адымын да ясый ул – зур, якты, тирә-яктагылар көнләшеп карарлык өр-яңа йорт җиткерә.Әлеге йорт бүгенге көн өчен дә хәйран нык, ә бит 1958 елда ук салганнар аны. Кыскасы, яшь киленне яңа йорт-җиргә алып кайта ул.

Дөресен әйтергә кирәк, әби дип әйтергә тел әйләнми Рима Гыйният кызы турында сөйләгәндә. Районда аны бик күпләр беләдер, гел хәрәкәттә, һаман йөреп тора ул. Аны көн саен диярлек Олы Әтнә үзәгендә күреп гаҗәпләнәм...

Тулырак газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев