Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

91 яшендә дә “Әтнә таңы” аның кулында

Сәрия әби газетаның бер битен, хәтта, бер сүзен дә калдырмыйча укып чыга.

Бигрәк якын туган авылымның

Һәр авазы, сулыш алуы.

Кояш балкуы да күпкә якты,

Үзгә хәтта кояш батуы.

Шагыйрьнең бу сүзләре Олы Мәңгәр авылында яшәүче, күптән түгел генә 91 яшен тутырган Сәрия әбинең эчке халәтен ачык чагылдыра.

– Шушы яшеллеккә төренеп утырган авылымны ташлап кызым, оныкларым янына күчеп китүемә 10 ел булды инде, – дип каршы алды ул безне.

Кояшлы, җылы апрель аеның беренче декадасы тәмамланган көннәрдә Җилгелде авылына барып, кунак булып кайттык. “Кем яши соң анда?” – дип гаҗәпләнерсез. Авылны калдырып китүчеләрнең соңгысы – Сәрия әби озак еллар торган нигезенә кунакка кайткан биредә! Дөрес, әле дә берничә кеше яши авылда. Әмма нәсел-нәсәбе Җилгелде белән бәйле булганы бары берәү генә...

 Халык санын алу нәтиҗәләреннән күренгәнчә, авылда 1859 елны – 259, 1908 елны 835 кеше яши. Тик 1980 елдан башлап туучылар булмый диярлек.

...Язгы авыл урамнары коточкыч пычрак булмаса да, машина белән керергә куркытты. Редакция автомобилен тау башында калдырдык. Аның каравы тынлык катыш янәшәдә генә чишмә челтерәгән тавыш, янәшәдәге агачны сырып алган умарта безелдәве, көздән исәнимин чыккан иске үлән арасында кыштырдаган кәлтә еланы шуышуы, каен агачына беркетелгән сыерчык оясы янында нидер бүлешә алмыйча “мәш” килгән сыерчыклар чыркылдавы – гүя, җәннәт капкасын ачып, табигать дөньясына чакыра. Янә бер шагыйрь әйтмешли, ике аякны да җиргә нык терәп, рәхәтләнеп яшисе генә биредә. Юк шул, заманында йөзгә якын хуҗалыгы булып, әмма перспективасызлар исемлегенә эләккән авылга игътибар кими – клубы, фермасы, данлыклы тегермәне, кибете бетә. Хәтта мәчет бинасын да сүтеп алып китәләр. Сәрия әби белән әңгәмәбез әнә шул үткәнне искә алудан башланды.

– Менә кайттым әле... кайтармыйлар бит, – дип бу якларга гына хас үзенчәлек белән “биит” сүзен сузып, елмайды ул.

Сөекле оныгы Раилнең кыйммәтле машинасына утырып, өй каршына кадәр кайткан ул. Бөтен авыл халкын шаккатырып, дип тә өстәргә иде бу урында. Нишлисең бит...

Элек кайткаласа да, инде 2 ел Җилгелдегә кайтканы булмаган. “Кеше юк хәзер авылда. Килендәшем бар иде, ул да вафат”, – дип авыр сулый.

Дусым авылында туып-үсә ул, ә Җилгелде авылына 22 яшендә Наил Әхмәтов атлы кешегә яшь килен булып төшә. Инде иренең вафатына да 31 ел булган. “Шуннан бирле үзем генә яшәп ятам”, – дип көрсенде дә, шунда ук: “Әле ярый Олы Мәңгәрдә Хәлимә кызым бар”, – дип яктырып китте. Хәлимә Закированы районда белмәүчеләр сирәктер – оста, зирәк укытучы, озак еллар авыл мәктәбенең педагог-оештыручысы, бүгенге көндә Ветераннар советы җитәкчесе авылда гына түгел, районда да иң хөрмәткә лаек кешеләрнең берсе, Олы Мәңгәрнең бизәге...

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев