Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
"Әтнә таңы" ниләр яза?

95 яшьлек юбиляр: чирәмгә ятып еладым

Күәм авылында яшәүче Гөлбәрия апа Шәфыйкова белән аның 100 яшьлек юбилеенда кабат шушы составта очрашып, күрешербез дип сүз куештык.

Күәм авылында яшәүче Гөлбәрия апа Шәфыйкова белән аның 100 яшьлек юбилеенда кабат шушы составта очрашып, күрешербез дип сүз куештык.
Шушы состав дигәнем – Күәм  үзидарә  башлыгы вазифасын башкаручы Ленар Сәмигуллин, җирлекнең ветераннар советы җитәкчесе Рүзәл Абдуллин һәм мин, газета журналисты юбилярны 95 яшьлеге белән котладык.
Әле яңа гына шушы вазифада эшли башлаган Ленар Әдһәм улын күргәч, елмаеп җибәрде – заманында “Игенче” колхозчысы буларак, озак еллар аның әтисе җитәкләгән колхозда эшләде шул Гөлбәрия апа. Йөз чалымнарыннан ук Әдһәм Зиннәтовичның улы дип чамалады бугай. Шөкер һәм күз тимәсен, бүгенге көн өлкәннәре бик күп нужа күреп яшәсәләр дә, хәзерге белән чагыштырсак, күпкә дөресрәк тук­ланып, хәрәкәттә – бәрәкәт икәнне аңлап үскән буын вәкилләре. Хәер, нинди туклану да, нинди хәрәкәт инде ул заманда... Гөлбәрия әби белән дә сөйләшүебез шул тирәдә бөтерелде.
–Халык телен­дәге “черек бәрәң­ге”, кычыткан оны, алабута орлыгы ашап үскән буыннан мин. Саба урманы кисеп, колхоз бәрәңгесен чана белән өстерәп Алатка илтә идек, – дип көрсенә.
Бу очракта Гөлбәрия әбинең Саба районының Яблаштау урманын еш искә алуын ассызык­ларга кирәктер. 
Яшь кыз баланың үзәгенә үткән, каһәр суккан сугыш арты еллары була бу. Хәтергә нык уелырлык та була шул:
– Анда салкын сарайда йок­ладык, иртән эшкә киткәндә киемнәр кипмәгән дә була иде, – дигәндә күзләре яшьләнә.
 Алатка бәрәңге алып барган чоры буенча да аерым риваять язарлык. Чөнки юлларында бүре очраган вакытлар да була. “Куркудан бер-беребезгә елышып, бүре киткәнне көтеп тора идек инде, – ди.
 Өстәвенә, бу чорда ашау-эчү дә каты-коты гына була. Дөресрәге, басу-кырда ни тапсаң, өйгә шуны алып кайтасың... 
Гөлбәрия апаның “Азапландык инде”, диюеме, әллә, яшьлек  чорларын сагынып искә алуымы, белмәссең дә... Бәлки икесе дә бардыр. 
Аллаһ Раббыбыз шул газаплануларына күрә бүгенге мул тормышны бүләк иткәндер дә инде. Ахыр чиктә, шунысы бәхәссез – кытай фәлсәфәчесенең: “Озак яшәр өчен бары чиста ризык һәм чама белән генә ашарга, әмма  күп хәрәкәтләнергә кирәк”, диюенә бик якын бу. Бик нык азапланырга туры килүе генә бәхәссез. Шуңа күрә ул вакытларны артык искә алырга да теләми ул.
Гөлбәрия апа 1930 елның 12 гыйнварында, Күәм авылында,  Садри белән Сабира гаиләсендә алтынчы – төпчек бала булып үсә. 
– 3 абыем һәм 2 апам янында үстем, 4 сыйныф белем алуга да ирештем, – дип елмая.
Ул чорда бик яхшы гыйлем иясе инде ул – 4 сыйныф укучы!
Сугыш елларын тетрәнеп искә ала. Әтисе һәм 3 абыйсы Бөек Ватан сугышына китә. Ә 1942 елны әтисенең һәлак булуы турында хәбәр килә. Ни гаҗәп, күп тә узмый, җитди яраланган әтисе кайтып төшә. Берара яралары төзәлгәч, кабат сугышка китә. Фашистларны җиңгәннән соң, исән-сау кайтып, колхозда көч куя һәм 81 яшендә вафат була.
Ә сугыш бетүне эштә вакытта ишетә.
– Башта ышанмадык, аннан чирәмгә ятып тәгәри-тәгәри еладык, – дип искә ала.
Бөек Җиңүнең һәр мизгелен якынайткан Гөлбәрия әбинең фидакарь хезмәте дә сугышчан батырлыкка тиң. Ул да, миллионнарча тыл хезмәтчәннәре белән беррәттән, үзенең гомерен кызганмыйча көн-төн эшли.
Соңрак, колхозда төрле  эшләр башкара – печән чаба, ура һәм көлтә куя, эскерт сала... Әнә шул хезмәт тәрбияседер инде, әле дә һаман хәрәкәттә ул: өе тыштан да, эчтән дә ялт итеп тора, “Балаларым” дип өзелеп тора. 
Җәмәгате белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Онык­­ла­ры һәм онык­чык­ларының төгәл санына да чыга алмадык, алар да бик ишле. 
Кызганычка каршы җә­мә­гате белән бер улы ин­де гүр ияләре икән.  Шулай да сер бирми, йөзе һәрвакыт кояш кебек балкып тора. Күәмнең түбән очында яшәүче кызы-кияве һәм онык­лары көн дә аның янына килеп-китеп торалар. 
– Әгәр без килергә өлгермәсәк, таякка таянып үзе төшеп җитә, – дип көлешәләр. 
Шөкер, киләчәктә дә саулык-сәламәтлектән аерылмыйча, дөньяларыбыз тыныч булып, балалар, онык-оныкчыклар иминлегендә яшәсен! 100 яшьлек юбилеен да куанычта каршы алырга язсын аңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев