Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Африкада... Бразилия?

Соңгы елларда интернет шаукымы, телефон, гаджетлар яшен тизлегедәй тормышыбызга үтеп керде ки, кайчак аннан чыга алмый газап чигәбез.

Без, совет заманында тәрбия алган буынга, бу алгарыш могҗиза кебек булса, бүгенге замана баласы өчен гадәти тормыш. Ни кызганыч, әлеге шаукым, китап – белем чишмәсен дә кысрыклап чыгарды. Ни өчен хәзерге замана баласына бәйләнергә булдың, диярсез. Бәйләнү түгел лә. Бары тик шаккату.

Телевизордагы каналларның берсендә балалар өчен тапшыру бара. Командалар ярыша. Шунда бер командага “Бразилия иле кайсы материкта урнашкан?” дигән сорау яңгырады. Уйлауны җиңеләйтү өчен дүрт төрле җавап та әйтелде:

» Африка

» Австралия

» Көньяк Америка

» Евразия

Тиз генә җавап бирәсе урынга укучы балалар уйга калдылар.

 Үземә дә кызык булып китте, эшемнән бүленеп, балалар җавабын көтәм.

Ул арада мәктәп еллары исемә төште. Күз алдыма тактада эленеп торган ил картасы килеп басты. Без укыган чорларда, кайсы илнең кайда урнашканын төнлә йокыдан уятып сорасалар да җавап бирә ала идек, валлаһи. 

Чү, ишетми калмыйм тагын, җавап та яңгырады түгелме соң – Африка.

Алып баручы битендәге мимикасын да үзгәртмичә, барыгыз да шушы җавап белән килешәме, дип сорады.

Бертавыштан: “Әйе” җавабы яңгырады. Менә сиңа мә..? Бразилияне дә Африкага күчереп куйды бит бу балакайлар. Соңгы минутка кадәр, һичьюгы берәрсе Көньяк Америка, дип әйтмәсме дип көттем. Юк, булгач юк инде, Африка булгач, Африка булсын.

Шаккатып, сынарга теләп, мәктәптән кайтып кергән улыма да әлеге сорауны бирдем. Ул минем тиктомалдан сорау биргәнемә аптырап: «Ник кайда булсын, Южная Америкада инде», – диде. Җавап русча яңгыраса да, эчемә җылы йөгерде. Рәхмәт укытучысына, безнекеләр белә икән. Димәк, бар да өметсез түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев