Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

«Аннан моннан» командасы финалга чыкты

Күлле Киме мәдәният йорты сәхнәсендә чираттагы өч команда очрашты.

Ноябрь аена аяк басканнан бирле, Әтнә тамашачысы атна ахырын көтеп ала.

Әлбәттә, ял көннәрен кем яратмый, дип нәтиҗә ясарга ашыкмагыз. Сәбәбе башка – авыл җирлекләре арасында барган КВН уеннары. Ни хикмәт, КВН уеннары авыл мәдәният йортларының кайсында гына узмасын, тамаша залында алма төшәрлек тә урын булмый. Бу хакта КВН уеннарының жюри рәисе Азат Хәйретдинов та: «Тамашачы безгә ияреп йөри», – дигән иде командаларны бүләкләгән вакытта. КВН уенына килсәк, Күлле Киме мәдәният йорты сәхнәсендә әлеге җирлекнең «Елмай», Түбән Көекнең «Җан көекләре», Күәмнең «Аннан-моннан» командалары очрашты . Хәер, очрашып кына калмадылар, берсен-бер - се уздырырга тырышып күңелле уеннар күрсәттеләр. Көрәш бик кискен булды. Һәр бирем чыгышын тагын ниләр күрсәтерләр икән бу өч команда дип кызыксынып көттек. Командалар үз чыгышларында җирлек халкын борчыган мәсьәләләрне чагылдырып, чеметкәләп тә алдылар. Юкка гына түгел, үзәккә үткәннән әйтелде инде ул мәсьәләләр. КВН гына дисәк тә, алга таба чишелеш табарлар дип ышанасы килә. Бу юлы «Елмай» белән «Җан көекләре» командаларында авыл җирлеге башлыклары үзләре үк катнаштылар. Афәрин! Юкса, көчле, шул ук вакытта сылу хатын-кызларга үзләренә генә чыгыш ясау кыенга туры килер иде. Исегезгә төшерәбез, ноябрь башында авыл җирлекләре арасында КВН уеннары башланып китте. Беренче уен – Яңа Әтнәдә, икенчесе Комыргуҗада үтте. Инде өченчесе Күлле Кимедә булды. Киләсе уен Күңгәр мәдәният йортында үтә. Ә Күлле Кимедәге КВН уеннарында финалга Күәм авыл җирлегенең «Аннан моннан» командасы чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев