Аркаим серләре
Беренче гаҗәп Аркаим безнең гасырга кадәрге чорның 16 нчы гасырындагы урта бронза заманасының ныгытылган җирлеге.
Ул Зур Караганка белән Утяганка елгалары кушылган урында Челябинск өлкәсенең Бердянский районында урнашкан. Аркаим исеме (топонимы) төрек телендә арка, сыртны аңлата. Бу күзлектән карасаң, борынгыда бу җирлектә татарлар яшәгән булуы мөмкин.
Аркаим музеенда булган хәл турында сөйләп үтәсем килә.
2018 елның җәендә, Аркаимга баргач, музейга кердек. Музейда кеше күп. Туристлар группалап гид белән йөриләр. Экспонатлар шактый. Безнең группа янына бик зәвыклы киенгән, дәү гәүдәле, ир уртасы кеше килде. Дөресрәге, ул туры минем янга килде. Кергәндә, мин аңа игътибар иткән идем. Ул башкалардан аерылып тора, аны музей ди - ректоры үзе озатып йөри. Ул миңа: “Музейда шушы җирлектәге ка - берлектән казып алынган өч кешенең сөякләр е б ар. А ларның нинди кыяфәтләрен, баш сөякләрен өйрәнеп ясалган билдән югары өлешенең сыны да бар. Бер хатынның сыны нәкъ сезгә ошаган”, – диде. Без группа белән сынны карарга йөгердек. Бу сын бигрәк тә минем әнигә охшаган иде. Бөтен группа карточкага төшерде. Икенче көнне мин Аркаим үзәгендәге китаплар саткан урында безне музейда озатып йөргән хатынны очраттым. Ул мине күргәнгә бик шатланды һәм китап сатучы иргә: “Павел Алексеевич, безнең музейдагы хатын-кыз сыны шушы ханымга ошаган,” – диде. Мин аннан: ”Кичә безнең янга килгән ир ул кем иде?” – дидем. “Ул Минск шәһәреннән килгән профессор – антрополог,” – диде. “Күпме кеше арасыннан ул мине ничек танып алган икән?”– дигәч: “Ул бит профессор, бу эштә “эт ашаган” кеше, очлы күзле,” – диде. Музейдан чыккач, без көч бирә торган төрле ялгыз таучыкларга барырга тиеш идек. Шулар арасында: Аркаим зур...
Тулырак газета битләреннән укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев