Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Әтнә инеше буе – чүп-чар

Ярый әле инешне боз каплады...

Туган як табигатенең матур, чиста, пөхтә булуын тели күңел. Әмма авылның инеш буен җыештыручыларның хезмәтен күргәч, моның киресе булуын күреп күңел әрни. Нинди генә чүп-чар юк монда... Хәзер бик күпләр: “Агач ботаклары үсә инде ул, аны берни эшләтеп булмый”, дияргә ашыгыр.

 Эш ботакта түгел шул. Инештә йөзүче төрле размердагы пыяла, пластик шешәләрне, салам, печән күчләрен күрмәгән кеше юктыр, мөгаен. 

Монысы – айсбергның өсте генә икән. Тагын да куркынычрагы якынрак баргач күренә.

– Яр буенда мал-туар тиресе, хәтта бәдрәф шакшылары да бар, – дип ачынып редакциягә керде Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Порфирьев.

Бер кеше сүзе белән генә, хәтта ул җитәкче булса да, фикер формалаштыру дөрес түгел. Шуңа күрә инеш буйларын әйләнеп, җыештыручылар белән сөйләшеп үтү иң дөресе булыр дигән фикергә килдек.

Бүгенге көндә авыл җирлеге инеш яр буйларын ботаклардан, агачлардан чистарта. Әлбәттә, махсус эшчеләр бригадасы яллап. Алар фикерен тыңлап карыйк.

– Мондагы чүп-чарны күреп ис китте, – дип каршылады җыештыручы егетләрнең бригадиры Юрий Васильев бу тирәне фотога төшереп йөрүне күргәч.

– Адәм шакшысына кадәр бар (бу җөмләне матуррак итеп әнә шулай дип язарга мәҗбүрмен, нәрсә икәнен үзегез аңлагансыздыр инде), – дип өстәделәр эшче егетләр.

Үзегез аңлыйсыз, бу егетләр бәдрәф чистартып йөрүчеләр түгел. Шуңа күрә халыктан бу тәнкыйть мәкаләсен аңлап кабул итүләрен сорыйм. “Нәрсә, үзләре...”, “Башта шунысы...”, “Нишләп тегене...” дип акланганчы, килегез дә инеш буена күз салыгыз. Аны кемдер каяндыр алып килеп чүпләмәгән бит. Шакшы бар – күз алдында, аклану – мәгънәсезлек!!!

Ә бит бу инеш – безнең уртак матурлык. Кайчандыр балалар су коенган, олысы-кечесе балык тоткан инеш шундый хәлгә төшсен әле! Элеккечә фикерләүне туктатыгыз, җәмәгать. Элек кенә ул, теләсәкем буяганны, чүпләгәнне җыештырып йөрүче оешма эшчеләре бар иде. Ә хәзер беренче планга чыкканы – “Үзегез чүпләмәгез, монда сез яшисе бит!”

Дөрес, таяк – ике башлы. Инеш буйлап кылган сәяхәт вакытында: “Ә ул чәчәк, бәрәңге сапларын кая куярга соң? Ягып булмый, бакча читтә. Нишләргә?”, – диючеләр дә булды. Бу проблеманы да уңай хәл итү сорала, мөгаен, алар өчен сезонлы рәвештә трактор арбалары куярга кирәк. Ә икенче яктан, алардан бер дигән компост ясап була.

Бер якны да якларга да, акларга да теләмим. Әмма һәркем үз позициясен дөресләүгә, үзенең хаклы булуын аңлатуга карап проблема һич кенә дә үзгәрми. Шакшы, чүп-чар бар һәм күз көеге булып су өстендә йөзеп йөри. Ярый әле инешне боз каплады...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев