Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

«Әтнә таңы” белән бергә игелек кыл!

Яңа ел могҗизасы... һәм ул безнең йөрәкләр­дә! Яңа ел алдыннан “Әтнә таңы” редакциясе “Игелекле эшләр” дип исемләнгән почтаны ачып җибәрә. Һәм райондашлардан тарихи, истәлекле вакыйгалар белән бәйле булган язмалар көтә.

Әгәр дә сез янәшәгездә өлкәннәр белән исәнләшүче яшьләрне, сукбай хайваннар яныннан битараф узмаучы һәм мохтаҗ кешегә һәрвакыт ярдәм кулы сузучылар турында белсәгез, тиз арада бу игелекле кеше турында “Әтнә таңы”на языгыз. Ә без үз чиратыбызда, район халкы на гына түгел, бөтен республикага да бу хәбәрне таратачакбыз.

Әгәр сайтта, социаль челтәрләрдә әлеге язма ас тына үзегез, күршегез, хез мәттәшегез яки игелекле эш баш каручы танышыгыз турында комментарий калдырсагыз, без сезнең белән үзебез элемтәгә керәбез. Иң яхшы хикәяләрне үзебезнең сайтта, газетада, шулай ук социаль челтәрләрдә бастырып чыгарабыз. Нәкъ менә сез безнең видеосюжет герое да булырсыз, бәлки! 

Иң мөһиме — сезнең язмагыз бу кышкы суыкларда меңләгән райондашларыбызның йөрәкләрен җылытыр. Тормышыбызда могҗизалар күбрәк булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев