Балалар бакчасы мәктәп канаты астына сыена
Яңа Шашы мәктәбендә зур масштаблы үзгәртеп кору эшләре бара. Районның кайбер җирлекләрендә балалар бакчасын мәктәп белән берләштерү эшләре күптән дәвам итә.
Яңа Шашы мәктәбендә дә балалар бакчасы үзенең элекке “прописка”сын үзгәртеп, мәктәп белән берләшә. Әйтик, Күлле Киме, Түбән Көектәге кебек булачак ул. Балалар бакчасы ягы өр-яңадан эшләнсә, мәктәп ягы да өлешчә булса да үзгәреш кичерер дип көтәләр.
Яңа Шашы мәктәбе директоры Илгиз Халиков мондагы эш барышын һәрдаим контрольдә тота.
– Тулы масштаблы реконструкция булачак. Ә балалар бакчасына керү юлы аерым була, – дип таныштырды директор.
Әлеге үзгәртеп коруның сәбәбе – оптимальләштерү: ашханә мәктәп өчен дә, балалар бакчасына да уртак булачак, диләр. Бакча өлешен шактый үзгәреш көтә. Йокы, уен бүлмәләре, бәдрәф һәм әлбәттә, “җылы идән” системасы да булырга тиеш.
Тулырак газета битләреннән укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев