Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Балаларның шат авазы районыбызда ук яңгырады

Олы Мәңгәр авыл җирлеге шаулатып-гөрләтеп, бөтен тирә-якка дан булырлык итеп мөселман балалар Сабан туен уздырды.

Район башлыгы Габделәхәт Хәкимовның хәер-фатихасы, күмәк хуҗалык рәисе Тәлгать Мостафинның зур ярдәме, шулай ук районның Олы Мәңгәр авыл җирлеге җитәкчелегендә бик яхшы бәйрәм оештырганнар монда. Күмәк хуҗалык җитәкчесе: “Мондый Сабантуйны узган елны ук үткәрергә исәп бар иде... Ни генә димәсеннәр, балалар бәйрәмен уздыру күпкә куанычлырак”, – дип билгеләде. Бәхәссез, әлеге Сабантуйны башыннан ахырына кадәр район башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов үз контролендә тотты. Югыйсә, бәйрәм бу дәрәҗәдә үк күркәм дә булмас иде. Ул үз чыгышында: “Бик матур чарага җыйналдык. Биредә башларына түбәтәй кигән, яулык бөркәнгән балалар күрү үк куанычлы”, – дип билгеләде. Районның имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт исә, борынгыдан килгән динебезне менә шушы балалар аркылы киләчәк буыннарга да җиткерү максатын ассызыклады. Республиканың төньяк районнары буенча казые Исмәгыйль хәзрәт:

 “Пәйгамбәребез, ата-ана баласынабирә торган иң яхшы мал – яхшы тәр­бия”, – дигән.

Бу шуның мисалы. Киләчәк буын тәрбияле һәм догалы булганда гына кайгырмабыз”,- дип билгеләде.

Әлбәттә, иганәчеләр, ихлас ярдәм кулы сузучылар күп булган монда. Балаларны шатландырганнары өчен барысын да хөрмәт белән, исемләп атап узу дөрес булыр. Төп оештыручылар булган, хәтта бушлай ашауэчүне оештырган “Мәңгәр” күмәк хуҗалыгы һәм район мөхтәсибәтеннән тыш, директоры Динар Төхфәтуллин булган ширкәт, аның бертуганнары Дамир, Ирек Төхфәтуллиннар, һәрвакыт “на подхвате” торган мәктәп директоры Айнур Җәләлиев, балаларны бушлай батутта сикерткән Фәнис Сәфәргалиев һәм әлбәттә, баш батырга кәкре мөгезле, ак гәүдәле тәкә бүләк иткән Наил Сабировны мәкаләдә телгә алмыйча калу гөнаһ булыр. Иганәчеләрнең изгелеге үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын иде.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев